Яңа коронавирус инфекциясе (covid-19) таралуга юл куймас өчен йорт хайваннары хуҗаларына киңәшләр

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Хәзерге COVID-19 кешеләр арасында киң таралган вакытта, хайваннарның да кеше белән якын элемтәдә булсалар, Сарс-CoV-2 вирусы белән авырып китүләре ихтимал.

Чөнки кешеләр һәм хайваннар уртак авырулары булырга мөмкин (мәсәлән, зоонозлар), COVID-19 белән авыручыларга яки шул авыруга ошаган симптомнар булган кешеләргә киңәш ителә:

1.Хайван белән элемтәне чикләргә. COVID-19 белән авыручы кешеләр мөмкинлеге булганча хайван белән якын элемтәне булдырмаска. Бу очракта хайван турында кайгыртуны башка гаилә әгъзасы үз өстенә алырга тиеш. Бу мөмкин түгел икән-гигиенаның гомуми чараларын үтәргә һәм шәхси саклану чараларын (битлек һәм перчаткалар) кулланырга кирәк. COVID-19 инфекцияле кешеләргә караган хайваннар аерым бүлмәдә (урамга чыгарга тиеш түгел), мөмкин булган очракта булырга тиеш. Мондый хайваннарның, башка хуҗаларга һәм кыргый хайваннарга бәйле контактларына юл куярга ярамый.

2.Хайваннар белән эш иткәндә һәм аларны караганда һәрвакыт гигиена чараларын үтәргә кирәк, кулларны хайван янына барганчы, уйнаганнан соң юарга кирәк.

3.Хайванда COVID-19 сипмтомнары күренчә (үз-үзен тотышы үзгәрү (хәлсезлек, азыктан баш тарту), борын йөрешеннән сыекча агу, сулыш юллары бозылу (хайванның еш кына авыз ачуы яки сулавы), чирләү һәм ютәл, еш кына яшь агу, эссе һәм коры борын кабыгы) билгеләре булганда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә 8 (800)20-140-32 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Бүгенге көндә хайваннарның кеше йогышын таратуда covid-19 эпидемиологик роль уйнавына бернинди дә дәлил юк. Шуңа күрә хайваннарга-компаньоннарга карата чаралар күрү өчен нигез юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International