Конституция, юл картасы буларак, Россиянең кая хәрәкәт итүен күрсәтә. Нинди тәкъдимнәр өчен безгә тавыш бирәбез

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Конституция, юл картасы буларак, Россиянең кая хәрәкәт итүен күрсәтә.

Кыйммәтләр, гореф-гадәтләр, суверенитет һәм дәүләт бердәмлеге – безнең илнең нигезе. Конституциягә төзәтмәләр кертү – бу нигезне ныгыта. Хәзерге дөньяда Россиянең зур ролен чагылдыра. Төп законның өстенлекләрен беркетәләр – гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, социаль гарантияләр.

Конституция - ул без! Бу законда-безнең тормышыбыз, якыннарыбызның тормышы, балаларыбызның һәм илебезнең киләчәге. Безгә аның буенча яшәргә, безгә аңа төзәтмәләр дә кертергә кирәк.

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү – тарихи вакыйга булып тора. Безнең һәрберебез илнең озак елларга үсеш векторын билгеләү өчен уникаль мөмкинлеккә ия.

Тулырак: https://guv.tatarstan.ru/index.htm/news/1772723.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International