Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тукай районында булды.
«Аграр секторда бары тик системалы эшләү нәтиҗәсендә генә югары уңышларга ирешергә мөмкин. Бүгенге семинарның бурычы - кайчакта без тиешле игътибар биреп бетерми торган яшерен мөмкинлекләр булуын тармак белгечләренең исенә төшерү», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Продуктив терлекчелек өчен ничек дөрес итеп азык әзерләү мәсьәләләре турында министр урынбасары Ленар Гарипов җентекләп сөйләде, чәчәкккә төймәләнү фазасында, аларда аксымның иң күп тупланган вакытында азык культураларын әзерләүнең мөһимлегенә басым ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов яшь терлекләрне тукландыруда престартер һәм угыз банкын куллану, бозауларны катгый имунопрофилактикалау, транзит төркемен тукландыру технологияләрен куллану мәсьәләләре турында җентекләп сөйләде һәм терлекләрнең күпләп үлеменә китергән типик хаталарны һәм аларны оптималь хәл итү юлларын тикшерделәр.
“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов ясалма орлыкландыруның өстенлекләренә игътибар юнәлтте, хәзер Татарстанда эре мөгезле терлекләрнең 88%ы шул юл белән орлыкландырыла, шулай ук җенесләр буенча аерылган орлык куллануның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында сөйләде, мондый алым бозаулар тууны 90%ка җиткерергә мөмкинлек бирә.
Чара барышында терлекчелекне цифрлаштыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар, семинарда катнашучылар белән уңышлы терлекчелекнең исәпкә алу һәм идарә итү системалары белән тыгыз бәйләнештәге тукландыру, генетика һәм җитештерү кебек мөһим аспектлары турында фикер алыштылар, шулай ук моның өчен аеруча нәтиҗәле программачыл продуктларны карадылар.
Чара “Сәйдәшев ис” ҖЧҖ эшен өйрәнү белән тәмамланды, семинар да шуның базасында узды. Хуҗалык нәселле репродуктор статусына ия, биредә терлекләр белән эш итү программага көйләнгән, монда шулай ук селекция эшенә дә игътибар бирелә, заманча технологияләр уңышлы кулланыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы шундый ук чараларның 23 июньдә – Ютазы, 25 июньдә – Апас, 30 июньдә Чистай районнарында планлаштырылуын искә төшерә. Кызыксынучы затлар аларда катнашып, үзләре өчен шактый күп файдалы мәгълүмат ала алалар.