ТР МК Баш ветеринария идарәсендә терлекчелекнең эпизоотик һәм санитар куркынычсызлыгы буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә узды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасында терлекчелекнең эпизоотик һәм санитар куркынычсызлыгы буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Беренче яртыеллыкта мөгезле эре терлекләр лейкозы белән йогышлануны киметү буенча доклад белән ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында Бөгелмә, Менделеевск, Минзәлә, Чистай, Чирмешән, Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч һәм Актаныш районнарының ветеринария берләшмәләре башлыклары районнардагы хәлләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International