ТР МК Баш ветеринария идарәсендә дәвалау-профилактика чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә агымдагы елның 5 аенда дәвалау-профилактика чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Чарада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Үткәрелгән чаралар турында анализ белән дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында мөгезле эре терлекләрнең сакланышы, дуңгызларның сакланышы, сыерларны ясалма орлыкландыру, мобиль ветеринария пункты эше, тоякларны кисү, дезинфекция эшчәнлеге, биналар, территория һәм транспорт дезинфекцияләү, умарталыкка паспортлар бирү.

Киңәшмә ахырында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе чорга бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International