Арча һәм Балтач районнарында мөгезле эре терлекләрне исәпкә алу һәм маркировкалау процессы башланды

2020 елның 9 июне, сишәмбе

8 июньдә Татарстан Республикасының Арча һәм Балтач районнарында мөгезле эре терлекләрне исәпкә алу һәм маркировкалау процессы башланды.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе һәм "Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге"АҖ белгечләре катнашты.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тәкъдиме буенча республикада мөгезле эре терлекләрне маркировкалауның катнаш төре – бер колакка электрон бирканы куллану, икенчесенә – цифрлы билгеләнешле визуаль биркалар сайлап алынды.

«Кырлай» һәм “Тукай ис.” Хуҗалыкларында җаваплы затлар биркалау процессын күрсәттеләр.

Чара барышында терлекләрне биркалау буенча укулар оештырылды, шулай ук алдан теркәлү өчен бердәм мәгълүмат базасына мәгълүмат кертү өчен җаваплы затлар билгеләнде. Шул ук вакытта мәгълүматны бердәм мәгълүмат базасына алдан кертү хуҗалыкның бер белгече генә башкара ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International