Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасында терлекчелекнең эпизоотик һәм санитар куркынычсызлыгы буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Беренче яртыеллыкта мөгезле эре терлекләр лейкозы белән йогышлануны киметү буенча доклад белән ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында Нурлат, Кама Тамагы, Минзәлә, Лаеш, Яңа Чишмә, Баулы, Спас, Әлки, Лениногорск һәм Балык Бистәсе районнарының ветеринария берләшмәләре башлыклары районнардагы хәлләр турында сөйләделәр.