Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринария лабораторияләре эше мәсьәләләре, мониторинг тикшеренүләре һәм терлек азыгы әзерләү өчен продукция пробаларын сайлап алу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, район ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм лаборатория мөдирләре катнашты.
Киңәшмә барышында ветеринария лабораторияләренең эше, мониторинг тикшеренүләренә һәм терлек азыгы әзерләүгә продукция пробаларын сайлап алу турында Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев сөйләде.