Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш сәфәре белән Теләче районында булды

2020 елның 22 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш сәфәре белән Теләче районында булды. 

Алар терлек азыгы җыю комбайннарының, үзйөрешле, тагылма чапкычларның һәм башка техниканың төзеклеген, функциональлеген тикшерделәр. Комиссия әгъзалары шулай ук азык ишегалды торышын, сенаж-силос траншеяларының, МТПЛАРНЫҢ әзерлеген һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләделәр.

Тикшерү барышында мөгезле эре терлекләр өчен сусыл азык саклау өчен сенаж траншеяларының әзерлегенә, куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү шартларына аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, район аграрийлары май ахырында терлек азыгы әзерләүгә керешергә планлаштыра.

Эш визиты кысаларында Алмаз Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән берлектә, ветеринария өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен, Шәтке ветеринария участогы ветеринария табибы - мөдире Габделхакова Алефтина Владимировнага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International