ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш сәфәре белән Биектау районында булды

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш сәфәре белән Биектау районында булды.

Ул "Бирюли" ЯАҖ, "Соватех" ҖЧҖ, "Бирюли-Молоко" ҖЧҖ хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты, шулай ук Бирюли, Чепчуги һәм Сосновка авылларындагы фермаларны карады.

Хуҗалыклар белгечләре белән очрашты. Язгы кыр эшләрен алып бару барышын анализладылар. Очрашу барышында катнашучылар терлекчелек һәм үсемлекчелекне алып бару дәрәҗәсе, сөт җитештерү, ашату технологияләре, бозаулар һәм таналар үстерүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International