COVID-19 белән авыручылар үзләрендә булган хайваннар турында хәбәр итәргә тиеш

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Россия терлекчеләре авыл хуҗалыгы хайваннарының яңа короновирус белән йогышлану ихтималын бәяләү һәм, кирәк булса, хайваннарны иминләштерү үтенече белән Агроиминләштерүчеләрнең илкүләм берлегенә (НСА) мөрәҗәгать иткәннәр. НСА бу мәсьәләне Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча федераль хезмәткә (Россельхознадзор) җибәргән һәм аннан пандемиянең авыл хуҗалыгы хайваннары өчен куркыныч тудырмавы турында хәбәр алган.  

Россельхознадзор белешмәләре буенча, бүгенгә COVID-19 вирусы белән йогышланган кеше белән аралашкан табигый мохиттәге хайваннардан этләр һәм мәчеләр арасыннан COVID-19 вирусы белән йогышланган бары тик бер генә очрак теркәлгән булуы мәгълүм. Ә авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлану очраклары бөтенләй юк.  

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белешмәләре буенча Татарстанда хайваннарның йогышлану очраклары шулай ук теркәлмәгән.  

Әмма, шулай булса да, фермалар хуҗаларына уяу булырга, хайваннарны тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен, шулай ук фермаларда өзлексез эшләүне оештыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләрен үтәргә тәкъдим ителә. Авыручылар ачыкланганда яисә COVID-19 вирусы белән йогышлануга шик тудырган хайваннар турында Ветеринраия идарәсенең кайнар линиясенә 8 (800)20-140-32 телефоны буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

Шулай ук коронавирус белән авырып китүче кешеләрдән, симптомнарсыз һәм җиңел рәвештә авыручыларны да кертеп, әгәр өйдә тәрбияләнә торган җәнлекләре булса, шалтыратулар кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International