Кадерле ветераннар, сезне Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
Тормышыбыз бары тик бәхет кенә китерсен, күкләребез аяз булсын.
Сугыш дәһшәтләре китапларда һәм фильмнарда гына калсын, безнең йөрәкләрдә Ватан геройлары батырлыгы өчен горурлык яшәсен.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, тынычлык телим!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы
А. Г. Хисаметдинов