Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Теләче районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды.
Ул "Алан" ҖЧҖ һәм "Агролак" ҖЧҖ, "Теләче Агро" агрофирмасының М.Җәлил бүлекчәсе, "Баландыш" кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән танышты.
Очрашу барышында катнашучылар терлекчелекне үстерү, яшь бозауларны үстерү, аларның сакланышы, шулай ук сөт һәм сыер ите җитештерү перспективалары турында фикер алыштылар.