Алмаз Хисаметдинов 2020 елның 1 кварталында терлекчелек тармагына йомгак ясау буенча киңәшмәдә катнашты

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында терлекчелек тармагының 1 кварталдагы эш йомгаклары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алып барды.

Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлар, Баш ветеринария идарәсе һәм селекция-нәсел хезмәте башлыклары катнашты.

“Бүгенге көндә эпизоотиягә каршы чаралар планы 66 процентка үтәлгән. Барлыкка килгән вәзгыятьтә чаралар үткәрү темпларын бераз киметергә туры килде", - диде Алмаз Хисаметдинов.

Үз чыгышы барышында Алмаз Хисаметдинов җыелучыларга яшь терлекләрнең сакланышы, терлекләрне яраксызга чыгару, мастит турында сөйләде.

“Сыерларның продуктлылыгын киметүнең төп сәбәбе-сөт бизе авырулары. Маститны иртә стадиядә, клиник билгеләр күренгәнче дәваларга кирәк. Чөнки аны профилактикалау, антибиотикларны кулланып, җибәрелгән форманы дәвалауга караганда, күпкә җиңелрәк", - дип билгеләп үтте ул.

2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада лейкозлы мөгезле эре терлекләр саны 11,1% тәшкил итте.

Соңгы елларда терлекләрнең баш санын савыктыру буенча Зәй, Сарман, Тукай, Түбән Кама һәм Мамадыш районнары яхшы күрсәткечләр күрсәтә. Аларда инфекцияле хайваннарның минималь саны калган.

Шулай ук тулысынча уңышлы районнарны да билгеләп үтәргә кирәк: Балтач, Әтнә, Саба, Теләче, Кукмара һәм Арча районнары.

Биологик калдыкларны җыю программасы бүген республиканың 19 районында эшли (терлекләр күп булган районнар). Ел башыннан бирле республика территориясендә 156 тонна биокалдык җыелган, ә «Сәрия» заводына утильләштерүгә - 126 тонна җибәрелгән.

Бүгенге көндә республика территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының аеруча куркыныч йогышлы авырулары буенча хәл уңай.

Хәзерге вакытта АЧС аеруча куркыныч тудыра. Россия Федерациясе территориясендә 54 учак теркәлгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча барлыгы 141 учак теркәлгән.

"Яз-күчмә кошлар кайткан вакыт. Бүгенге көндә республика территориясенә кош гриппын кертү мөмкинлеге бар. Ел башыннан әлеге инфекцияне ачыклау очраклары булмаса да, бу йомшарыр өчен сәбәп түгел", - дип өстәде башлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International