Карау барышында Президент сәүдә рәтләре буенча узды, сатучылар һәм сатып алучылар белән сөйләште. Базарда яхшы шартлар тудырылган, атарстанлылар күтәренке кәеф белән азык-төлек продуктлары сатып ала, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «Барысы да бар. Афәрин» — диде Президент.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Казанда «Агат» күпләп-ваклап сату челтәренең гипермаркетларының берсендә булды, анда шулай ук азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар булуын тикшерде.