Чирмешән ветеринария берләшмәсендә кече ветеринария хезмәткәрләрен укыту тәмамланды

2020 елның 27 марты, җомга

Бүген Чирмешән районы ветеринария берләшмәсендә «Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү»  курсы буенча сертификатлар тапшырылды. Чарада район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин һәм "Чирмешән РДВБ" җитәкчесе Виталий Ухливанов катнашты.

"Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” – укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.

Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International