Мамадыш ветеринарлары ябалакны коткарганнар

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында Даниил Муталапов белән Радмир Митрофанов җирдә яткан ябалакны күреп алалар.

 Аны өйләренә алып кайтып, исем дә бирәләр, ит белән сыйлыйлар. Ябалак җәрәхәтләнгән була. Шуннан аны районның ветеринария берләшмәсенә алып баралар. Ветеринарлар ябалакка беренче ярдәмне күрсәтә, аның җилкә сөяге сынган була.

Бүген ябалак ветеринарлар күзәтүе астында. Үзен яхшы хис итә, ди Мамадыш ветеринария берләшмәче ветеринары Раил Мирзаянов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International