Бүген Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән "Кызыл Шәрык" Агрохолдингының Әлки филиалы «Каргопол» терлекчелек комплексында булды.
Сәфәр барышында бозауларның сакланышы, яшь терлекләрне үстерү, сөт һәм сыер ите җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
«Кызыл Шәрык» агрохолдингы Россиядә уникаль һәм эре авыл хуҗалыгы җитештерүе булып тора. Компания эшчәнлеге берничә юнәлешне үстерүгә юнәлдерелгән.
Компания күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе базарларында көчле позицияләрне алып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арасында Татарстан Республикасында беренчелекне тота.
Фермага хезмәт күрсәтү алдынгы компьютер технологияләре буенча башкарыла, барлык процесслар да шактый дәрәҗәдә автоматлаштырылган. Нәтиҗәдә, сыерлар югары сыйфатлы сөт бирә, аны Россиянең алдынгы сөт комбинатлары сатып ала.