Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Бөгелмә районы ветеринария берләшмәсендә булды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алышу контроль-ревизия комиссиясе бүлеге башлыгы Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә узды. Ачыкланган бозулар буенча учреждение хезмәткәрләре белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Тикшерү түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча алып барылды:
- Финанс эшчәнлеге, бухгалтер исәбе;
- Кадрлар бүлеге эшчәнлеге;
- Хокукый мәсьәләләрне тикшерү;
- Ветеринария лабораториясе эшчәнлеге;
- Эпизоотик эш;
- Дәвалау-профилактика чаралары;
- Ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләренең эшчәнлеге. ⠀