Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш сәфәре белән Биектау районында булып кайтты.
Сәфәр барышында Алмаз Хисаметдинов районның авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Чәчү алдыннан тракторларга һәм тагылма җайланмаларга зур игътибар бирелә, чөнки аларга язгы чәчү вакытында төп йөкләнеш төшә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан аграрийлары арасында ил машиналарының популярлыгы зур.