Яшел Үзән ветеринария берләшмәсендә кече ветеринария хезмәткәрләрен укыту тәмамланды

2020 елның 20 марты, җомга

Бүген Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин һәм "Яшел Үзән РДВБ" башлыгы Физать Фәхретдинов "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” курсларын узу турында сертификатлар тапшырдылар.

"Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” – укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.

Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International