Тукай районында "Чаллы-Бройле" ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашу узды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Тукай районында идарә җитәкчелегенең «Агросила» АҖ, «Чаллы-Бройлер»ҖЧҖ вәкилләре белән очрашуы булды.

Чарада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, башлык урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов, "Агросила" АҖ Директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев, "Агрокөч" АҖ генераль директоры Светлана Барсукова, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖнең ветеринария буенча киңәшчесе Филүс Хисаметдинов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Очрашу кысаларында йогышлы авыруларны профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International