Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 28 февралендәге 150 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар өчен приютлар һәм аларда хайваннарны тоту нормалары эшчәнлеген оештыру тәртибе чыгарылган.
Тәртип «Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 27 декабрендәге 498-ФЗ номерлы Федераль законы, «Татарстан Республикасында хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 2019 елның 27 декабрендәге 120-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә эшләнде һәм Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар өчен приютлар эшчәнлеген оештыру тәртибен һәм хайваннарны тоту нормаларын билгели.
Документка сылтама: http://guv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2248367.pdf