Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Татарстанда биш ел эчендә кыргый хайваннарда котыру очраклары 10 тапкырга кимегән. Бу хакта бүген Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында комитет рәисе Федор Батков хәбәр итте.
«Татарстанда котыру авыруын профилактикалау буенча эшләр алып барыла, алар төлкеләр санын 7 мең баш терлек дәрәҗәсендә тотрыкландырырга мөмкинлек бирде. 2015 елдан 2019 елга кадәрге чорда төлкеләрне котыру авыруына каршы вакцинацияләү чаралары белән беррәттән, кыргый хайваннарда котыру очраклары 10 тапкырга кимеде", - дип сөйләде рәис.
Шул ук вакытта Федор Батков республикада төлкеләр саны билгеләнгән нормадан артып киткән кайбер хуҗалыклар барлыгын билгеләп үтте. "Кайберләренең ике тапкырдан да артык. Санны көйләү буенча чаралар күрүегезне һәм комитетка 1 июльгә кадәр җиткерүегезне сорыйм", - дип өстәде ул.
Татарстанда 2015 елда кыргый хайваннарда – 145, 2019 елда — 15 котыру очрагы теркәлгән.
Татарстан, кыргый үрчетү белән шөгыльләнүче аучылар саны буенча, Идел буе федераль округында беренче урында тора.
"Хайваннарның санын саклау һәм арттыру алымнарының берсе-кыргый үрчетү. Татарстан бүген Идел буе федераль округында, бу күрсәткеч буенча Мордовия Республикасыннан ике тапкыр алда бара», — дип сөйләде ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе.
Аның сүзләренә караганда, инде хәзер үк республиканың җир-суларында 300 баштан артык марал һәм боланнар бар. Быел тагын 30 баш болан чыгару планлаштырыла.