26 февраль көнне Актаныш ветеринария берләшмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп яңа баш табиб Кадыйров Илнар Мирзаханиф улы билгеләнде.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев катнашты.
Илнар Мирзаханифовичның хезмәт эшчәнлеге этаплары:
1998-1999 – Актаныш ветеринария берләшмәсенең ветеринария фельдшеры;
1999-2005-Актаныш ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы-эпизоотологы;
2005-2006-Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел эше һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын ясалма орлыкландыру буенча башлыгы;
2006-2014 – «Селекция» ҖЧҖ директоры;
2014-2015 - «Янаул» ҖЧҖ директоры;
2015-2018 – «Актаныш РДВБ» ДБУ башлыгы урынбасары;
2018-2020 – «Вильданов Г. М» ИП КФХ идарәчесе.