Бүген Түбән Кама ветеринария берләшмәсендә дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Андрей Никитин һәм "Түбән Кама РДВБ" ДБУ башлыгы Ранил Шәрәпов "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү" курсларын узу турында таныклыклар тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.
Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.