Әлки ветеринария берләшмәсендә кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” - дип исемләнгән ике атналык бушлай курслар башланды.
Укуларның кереш өлешен "Әлки РДВБ" ДБУ башлыгы Камил Хәйруллин, хирургия, акушерлык һәм патология кафедрасы доценты Анастасия Вәлиева ачты.
"Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” – укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.
Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.
Укыту программасы ике атна дәвам итәчәк. Беренче атна – теория өлешенә багышлана. Укуның икенче атнасы өйрәнгән белемнәрне практик яктан тикшереп караячаклар.