23 февраль көнне Арча муниципаль районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчеләренең чаңгы ярышлары узды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе урынбасарлары һәм район ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.
Чаңгы узышлары нәтиҗәләре буенча ярышларда җиңүчеләр булдылар:
1 урын-Алмаз Исрафилов, Балтач РДВБ башлыгы;
2 урын-Артур Гафуров, Минзәлә РДВБ башлыгы;
3 урын-Рөстәм Әхмәтшин, Азнакай РДВБ башлыгы;
4 урын-Рифат Кәримуллин, Кукмара РДВБ башлыгы;
5 урын-Зөлфәт Ганиев, Саба РДВБ башлыгы.