Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария лабораторияләренең 2019 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Айрат Гәрәев, Габделхак Мотыйгуллин катнашты.
Башкарылган эшләр турындагы нотык белән «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ директоры Марс Вәлиев чыгыш ясады.