2014 елда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны җыю һәм аларны утильләштерү буенча Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районындагы «Сария» заводында сынау проекты эшли башлады һәм уңышлы гына эшләп килә. Проектны тормышка ашыру район территориясендә эпизоотик һәм экологик хәлне яхшыртуны, булган биотермик чокырларны этаплап консервацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Проект башланганчы районда 29 биотермик чокыр бар иде, бүгенге көндә нибары 6 үләт базы калды.
Әлеге проектны алга таба гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 19 муниципаль районга контейнерлар һәм махсус автотранспорт сатып алу өчен финанс чаралар бүлеп бирелде.
2020 ел башыннан проект ТРның 19 районында эшли. (Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче).
Биологик калдыкларны һәм контейнерны җыю машиналары, беренче чиратта, иң күп терлек булган районнарга кайтарылды. Быел аларны тагын 17 район алачак. 2021 елга республиканың барлык районнарын тулысынча тәэмин итү планлаштырыла. Әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә.
Машиналар җәмәгать һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә. Үлгән хайваннарның хуҗалары теләсә кайсы вакытта яшәү урыны буенча районның дәүләт ветеринария хезмәте диспетчерына шалтырата ала. Диспетчерларның телефоннары массакүләм мәгълүмат чаралары аша таратылды, район киңәшмәләрендә, гражданнар җыеннарында хәбәр ителде.
Шулай ук район дәүләт ветеринария хезмәтенең контакт телефоннары булган авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Контейнерлар тулган саен, «Сария» заводы машиналары биологик калдыкларны Алабуга районына эшкәртү өчен алып китәләр.
Әлеге проект Россия Федерациясендә беренче. Әлеге проектны муниципаль районнар территориясендә уңышлы гамәлгә ашыру биотермик чокырлар санын акрынлап киметүгә китерәчәк. Бүгенге көндә республикада 961 биотермик чокыр бар һәм 512200 квадрат метр җир били. Шулай ук биотермик чокырлар 1000 метрлы санитар саклау зонасына ия, анда нинди дә булса төзелеш эшләре алып бару тыела, бу исә республика районнары һәм шәһәрләре инфраструктурасын тулы рщвештщ үстерүгә комачаулый.