Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Яңа Чишмә муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашты.
Яңа Чишмә районы муниципаль берәмлекләрнең һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча гомуми рейтингта ел башына караганда ике пунктка күрсәткечләрне яхшыртып, 4 нче урында тора. Бу хакта Яңа Чишмә муниципаль районы Советының хисап утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов хәбәр итте. Утырышта Вячеслав Козлов оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район активы алдында районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, шулай ук 2020 елга планлаштырыла торган бурычлар турында хисап тотты.