Түгәрәк өстәл: «Мөгезле эре терлекләрнең пневмоэнтеритларын инновацион препаратлар белән махсус профилактикалау»

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе агросәнәгать форумы кысаларында «Инновацион препаратлар белән мөгезле эре терлекләр пневмоэнтеритларын махсус профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмаларының ветеринария табиблары катнашты.

Докладлар белән “С.Н.Вышелесский ис. эксперименталь ветеринария институты" РУП директоры, ветеринария фәннәре кандидаты Юрий Ломако "Беларусь Республикасында мөгезле эре терлекләрнең пневмоэнтеритларын инновацион биопрепаратлар белән махсус профилактикалау программасы", “Эксперименталь ветеринария институты" РУПНЫҢ токсикология, фармокология һәм хайваннарның зарарсыз авыруларын профилактикалау бүлеге мөдире, ветеринария фәннәре докторы, доцент Михаил Кучинский "Мөгезле эре терлекләрдән витаминлы-минераль алмашуны бозу һәм аны төзәтү ысуллары" дигән темаларга чыгыш ясадылар

Түгәрәк өстәлгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Габделхак Мотыйгуллин йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International