Буа ветеринария берләшмәсендә район умартачылары белән киңәшмә узды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Буа ветеринария берләшмәсендә район умартачылары белән киңәшмә узды

Киңәшмә «Буа РДВБ» ДБУ башлыгы вазифаларын башкаручы Камил Әхмәтов җитәкчелегендә узды. Киңәшмәдә Буа районының дәүләт инспекторы Әсрар Фәхретдинов, ветеринария күзәтчелеге инспекторы Фиргать Сафин катнашты.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә умартачылар өчен паспортларны рәсмиләштерү мөһим өлеш булып тора. Хәзерге вакытта безнең илдә умартачылыкның киң үсеше бар һәм конкурентлыкка сәләтле булып тора.

Киңәшмәдә түбәндәге темалар буенча чыгышлар тыңлап булды:

-Паспортлар рәсмиләштерү;

-Умарталарны карап тотуның барлык шартларын закон дәрәҗәсендә үтәү;

- Умарта гаиләләренең тормышын саклау;

- Агулануны булдырмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International