ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2019 елда агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар» киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар белән бергә, агросәнәгать комплексын үстерүгә багышланган махсуслаштырылган экспозицияне («ТатАгро Экспо»күргәзмәсе) карадылар. Кунакларга заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен күрсәттеләр, алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары продукциясен дә бәяләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашучылар Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Ел йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә ассызыклаганча, бүгенге көндә төп бурыч – уңышлы чәчү кампаниясен оештыру. Аның сүзләренә караганда, хәзер үк төп әзерлек эшләре башкарылырга тиеш. Кыска вакыт эчендә машина-трактор паркын һәм орлык материалын әзерләүне төгәлләргә кирәк.

Тулырак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Коллегия азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.

Атказанган ветеринария табиблары булды:

- ТР «Яр Чаллы шәһәре Баш ветеринария идарәсе» ДБУ башлыгы урынбасары Гомәров Рөстәм Галимҗан улы;

- «Рассвет» җаваплылыгы чикләнгән Авыл хуҗалыгы җәмгыятенең баш ветеринария табибы Токарева Елена Геннадьевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International