Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе “Россия чаңгы юллары-2020" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашты

2020 елның 8 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе “Россия чаңгы юллары-2020" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашты.

Беренче тапкыр бөтен ил чаңгычылары 1982 елда стартка чыкты һәм шул вакыттан бирле «Россия чаңгы юллары» Мәскәүдән һәм Камчаткага кадәр һәвәскәр спортчылар өчен иң көтелгән чара булды. Анда чикләүләр юк. Ярышларда катнашу өчен киртә булырга мөмкин булган бердәнбер нәрсә – ул сәламәтлек халәте. 

Ярышлар, гадәттәгечә, февральнең икенче шимбәсендә үткәрелә, шуңа күрә 2020 елда узыш датасы бу айның 8-9на туры килде. Бу көннәрдә стартка танылган спортчылар, сәяси эшлеклеләр, медиа шәхесләре, һәм, әлбәттә инде, чаңгыны яратучылар чыгачак. Девиз барысы өчен дә: «Спорт һәркем өчен дә ачык!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International