Бүген ТР МК Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Теләче районы ветеринария берләшмәсендә булды

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Теләче районы ветеринария берләшмәсендә булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендә тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алышу узды. Ачыкланган бозулар буенча учреждение коллективы белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

Тикшерү түбәндәге эшләр буенча алып барылды:

-Финанс эшчәнлеге, бухгалтер исәбе;

- Хокукый мәсьәләләрне тикшерү;

- Ветеринария лабораториясе эшчәнлеге;

- Эпизоотик эш;

- Дәвалау-профилактика чаралары;

- Ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләренең эшчәнлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International