Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасының 19 район ветеринария берләшмәсе башлыклары "Сария Био-Индастрис Волга" предприятиесендә булды.
Очрашуның темасы - Татарстан Республикасында җитештерелә торган биологик калдыкларны утильләштерү программасын гамәлгә ашыру турында фикер алышу.
⠀
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны җыю һәм аларны утильләштерү буенча ТР Алабуга муниципаль районында «Сария» заводында сынау проекты эшли башлады һәм уңышлы гына эшләп килә. Проектны тормышка ашыру Саба районы территориясендә эпизоотик һәм экологик хәлне яхшыртуны, биотермик чокырларны этаплап консервацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
⠀
Әлеге проектны алга таба гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 муниципаль районга контейнерлар һәм махсус автотранспорт сатып алу өчен акча бүлеп бирде.
⠀
Бүген очрашу барышында 19 ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре әлеге предприятие эшчәнлеге, шулай ук махсус техниканы карап тоту кагыйдәләре, саклык чаралары, биологик калдыкларны кертү тәртибе белән таныштырдылар.