Бүген Буа ветеринария берләшмәсендә җитәкче вазыйфаларын башкаручы итеп яңа баш табиб Әхмәтов Камил Равил улы билгеләнде.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашты.
Камил Әхмәтовның хезмәт эшчәнлеге этаплары:
2014-2018 - "Коммуна"ҖЧҖдә баш зоотехник.
2018-2020 - “Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе " ДБУ башлыгы урынбасары”