Хайваннарның йогышлы авырулары илнең икътисадына, сәүдәгә һәм азык-төлек иминлегенә йогынты ясый. Бу авырулар һәрвакыт ветеринария хезмәтләренең көн тәртибендә тора, чөнки киң таралганда илнең милли икътисадына тискәре нәтиҗә ясарга сәләтле һәм, нәтиҗә буларак, азык-төлек иминлегенә куркыныч яный.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы "Терлекчелектә ветеринария иминлеген тәэмин итүнең гамәли аспектлары" темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов, хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов катнашты.
Илнең әйдәүче экспертлары якын киләчәктә Терлекчелек юнәлешләре буенча эпизоотик хәл турында, авыруларны тикшереп торуның заманча тенденцияләре һәм стратегияләре, йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы тору ысуллары турында фикер алыштылар.