Арча ветеринария берләшмәсендә хисап киңәшмәсе узды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген «Арча РДВБ» ДБУда участок ветеринария табиблары һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре табиблары белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә 2019 елда эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешенә йомгак ясалды һәм гыйнвар аендагы эшкә анализ ясалды.

Чара барышында 2020 елның 1 кварталына бурычлар турында фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә «Арча РДВБ " ДБУ башлыгы Ринат Фәйзрахманов һәм Саба территориаль бүлеге начальнигы Илгизәр Гарипов катнашты.

Чыганак: Арча РДВБ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International