ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Камский Бекон» ҖЧҖ предприятиесе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Очрашуның төп темасы-дуңгызларда африка чумасын профилактикалау.
Исегезгә төшерәбез, Африка дуңгыз чумасы Татарстан белән чиктәш Россия төбәкләрендә – Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә теркәлгән.
Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының барлык районнарында дуңгызчылык предприятиеләре хезмәткәрләре белән дуңгыз чумасын булдырмау, профилактика чараларын үтәү буенча киңәшмәләр алып барыла.
Дуңгызларда африка чумасы-йорт дуңгызларының, шул исәптән декоратив һәм кыргый кабан дуңгызларының контагиоз септик авыруы. Башка төр хайваннар һәм кешеләрнең зарарлану мөмкинлеге турында белешмәләр юк. Авыру кискен, хроник һәм симптомсыз барлыкка килергә мөмкин, бизгәк, геморрагик диатез белән характерлана.