"Республика ветеринария лабораториясе“ ДБУ яңалыклары

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

29 гыйнварда субъектларның ветеринария хезмәтләре арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм "Татарстан Республикасының Республика ветеринария лабораториясе" ДБУда тәҗрибә белән уртаклашу максатларында Ленинград өлкәсенең ветеринария идарәсе башлыгы, баш дәүләт ветеринария инспекторы Леонид Кротов булды. Леонид Николаевич ветеринария лабораториясе эшчәнлеген югары бәяләде.

30 гыйнвар көнне Тәтеш муниципаль районында район дәүләт ветеринария берләшмәсе базасында ветеринария табиблары һәм РДВО белгечләре өчен укыту семинары узды.

Семинарның максаты - бозауларның үлүен киметү.

Семинар Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең анатомия, патологик анатомия һәм гистология кафедрасы профессоры Илдар Җәлалов рәислегендә узды.Семинарда шулай ук "Республика ветеринария лабораториясе" ДБУ директоры урынбасары Рөстәм Хашимов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International