30 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның ведомствосындагы учреждениеләрнең киңәшмәсе булды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Чара барышында дәүләт ветеринария табиблары тарафыннан контрольгә алынган продукциягә эвсдны рәсмиләштерү кагыйдәләрен бозу, хаталар мәсьәләләре хәл ителде, бу хакта ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов хәбәр итте.
Баш эпизоотолог Александр Козлов 2019 елдагы йогышлы авырулар буенча турында мәгълүмат бирде. Чыгыш вакытында түбәндәге авырулар буенча статистиканы күрергә мөмкин иде:
- Мөгезле эре терлек бруцеллезы;
- Котыру чире;
- Атлар авыруы;
- Лейкоз.
Дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов дәүләт ветеринария берләшмәләренең 2019 елда дәвалау-профилактика эше буенча анализ ясады. ⠀
Татарстан Республикасы "Республика ветеринария лабораториясе" ДБУ директоры урынбасары Галина Александрова ветеринария лабораторияләре эшенә анализ әзерләде. Аңа түбәндәгеләр керә:
- 2019 елның 31 декабренә Татарстан Республикасы буенча лицензияле лабораторияләр турында мәгълүмат;
- Район ветеринария лабораторияләрен аккредитацияләү турында белешмәләр;
- Мөгезле эре терлекнең канын тикшерү;
- Мәҗбүри рәвештә суелган хайваннарның итен тикшерү;
- Мөгезле эре терлекләрне лептоспирозга серологик тикшерү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Меркурий»ФДМС эше буенча йомгак ясады. Шулай ук Татарстан Республикасында биологик калдыкларны җыю өчен мәйданчыклар оештыру торышы турында сөйләде. ⠀ ⠀ ⠀
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе чорга бурычлар куйды.