Буа ветерианрия берләшмәсендә ел йомгаклары буенча киңәшмә узды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Буа ветеринария берләшмәсендә ел йомгаклары буенча киңәшмә узды. Җыелыш Иске Борындык ветеринария участогы мөдире - Александр Малышев һәм РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты Рәхмәт хаты белән баш бухгалтер - Фәнция Нигъмәтуллинаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләү белән башланып китте. Һәр бүлек бер ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Киңәшмә ахырында начальник Булат Шәкүров барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Чыганак: Буа РДВБ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International