Бүген эш визиты белән ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисамутдинов «Сария Био-Индастрис Волга» предприятиесендә булды.
Очрашуның темасы – Татарстан Республикасында җитештерелә торган биологик калдыкларны утильләштерү программасын тормышка ашыру турында фикер алышу.
«САРИЯ Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ Россиядә 2007 елның 1 февралендә теркәлгән. Аны гамәлгә куючы – SARIA компанияләр төркеме (Алмания). 2010 елның гыйнварында компания Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендәге вәкиллеген ачты һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резиденты статусын алу буенча интенсив чаралар үткәрә башлады.
2013 елның 9 сентябрендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Сария Био-Индастрис Волга»ҖЧҖ заводын ачу тантанасы булды. Терлекчелек һәм азык-төлек сәнәгатенең өстәмә продуктларын эшкәртү буенча уникаль предприятие, Россиядәге Saria компаниясенең беренче заводы буларак исәпләнә.