Бүген Әгерҗе ветеринария берләшмәсендә җитәкче вазыйфаларын башкаручы итеп яңа баш табиб Хисмәтов Ринат Фәрит улы билгеләнде.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе башлыгы Фәнис Мифтахов катнашты.
Ренат Хисмәтовның хезмәт эшчәнлеге этаплары:
1998-2000-Мамадыш районы «Мамадыш нефтепродукт» ААҖ колбаса цехы технологы
2002-2005-Мамадыш районы «Туган Як» АХҖК баш зоотехнигы
2005-2008 - «шәхси эшмәкәр» арбитраж идарәчесе
2008-2011 - «Ак Барс-Агрыз» агрофирмасының 2 нче филиал директоры»
2011-2013 - Мамадыш районы «Беркут» ҖЧҖ директоры урынбасары
2013-2015 - Әгерҗе районы «Нәүрүз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш ветеринария табибы
2015-2015 - «Семеречье» агрофирмасы ҖЧҖнең терлекчелек буенча директор урынбасары»