Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Минзәлә районы ветеринария берләшмәсендә булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкчелегендә тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алышу узды. Ачыкланган бозулар буенча учреждение коллективы белән әңгәмә үткәрелде.