ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев катнашты

2019 елның 20 декабре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирү тантанасында катнашты.  

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән ТР КМ Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев катнашты.

«1920 елның 25 июнендә хакимият Казанда Ленин Декреты буенча төзелгән татар автономиясенең Вакытлы революция комитетына тапшырылган. Нәкъ менә шул көннән безнең дәүләтчелегебез яңа тарихи шартларда яңара башлаган, республиканың алгарышлы үсешенең таяныч ноктасына әверелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Яңа республиканы торгызу процессы шул чор кешеләре күз алдына китергәннән дә катлаулырак булып чыккан. Бу чорда республика зур эмиграция кичергән һәм милли зыялыларның шактый өлешен югалткан. 600 меңләп кеше гомере киселгән 1921-22 еллар, коллективлаштыру зур югалтулар китергән, сәяси репрессияләргә 150 мең кеше дучар ителгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул югалтуларга карамастан, Татарстанда кыска вакыт эчендә сәнәгатьнең яңа тармаклары булдырылган, авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору  азык-төлек ресурсларны арттыруны күз алдында тоткан.

Тулырак: http://president.tatar.ru/tat/index.htm/news/1640006.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International