18 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Карелия Республикасыннан Пермь краена 1400 кг күләмендә балык (форель) ташу факты ачыкланды, ветеринария документларыннан башка. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча каралган хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.