18 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Карелия Республикасыннан Пермь краена билгеләнгән температура режимын үтәргә һәм теркәргә мөмкинлек бирә торган җиһазлар белән тәэмин ителмәгән автотранспортта 1400 кг күләмендә балык ташу факты (форель) ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 14.43 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.